ТАТАРСТАН

1. Татарстан Республикасының башкаласы:
Мәскәү
Казан
Бөгелмә
Яр Чаллы

2. Татарстан Республикасының Президенты кем?
Владимир Путин
Мортаза Рәхимов
Нурсолтан Назарбаев
Минтимер Шәймиев

3. Татарстанда яшәүче иң күп милләт вәкилләре
Чувашлар
Татарлар
Урыслар
Чирмешләр

4. Безнең республикабызның гербына нинди хайван сурәте төшерелгән?
Куян
Тиен
Аждаһа
Барс

5. Татарстан Республикасының флагында нинди төсләр бар?
Яшел, ак, кызыл
Ак, зәңгәр, кызыл
Кызыл, яшел, сары
Ак, сары, кара

6. Татарстан Республикасы дәүләт гимнының авторы кем?
Зөфәр Хәйретдинов
Сара Садыйкова
Рөстәм Яхин
Мансур Мозаффаров

7. Казан шәһәрендәге иң атаклы милли архитектура һәйкәле
Федор Шаляпин
Кремль
Салих Сәйдәшев
Сөембикә манарасы

8. Кремль каршында кайсы шагыйрьгә һәйкәл куелган?
Муса Җәлил
Габдулла Тукай
Лев Гумилев
Кол Гали

9. Казандагы иң зур музей
Габдулла Тукай
Максим Горький
Салих Сәйдәшев
Татарстан Милли музее

10. "КамАЗ" машиналары кайсы шәһәрдә җитештерелә?
Яр Чаллы
Минзәлә
Чистай
Аксубай

11. Татарстандагы иң борынгы университет
Алабуга педагогика университеты
Казан дәүләт университеты
Казан дәүләт техник университеты
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

12. Татарстанның иң зур күле
Кабан
Аккош
Зәңгәр күл
Тирән күл

13. Татарстанда нинди кала юк?
Казан
Бөгелмә
Мәләкәс
Буа